Талант. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226051900901
Кайбер кешегә талант
Күпләп бирелә,
Җырлый, рәсем төшерә,
Шигырь дә яза белә.
Бәйли, тегә, чигә,
Ашны тәмле пешерә,
Уен коралында уйный,
Өстәвенә, шәп йөгерә.
Талантсыз кеше юк,
Үзеңне яхшылап өйрән,
Энҗеңне эзләргә кирәк,
Мөгаен, яткан тирән.
Бер гаҗәеп иртәдә
Уңыш килер сиңа да,
Кинәт уянган талантың
Аптыратыр барсын да.
Гузель Идрисова 19.05.2026 11:38 Заявить о нарушении