Терпеливый человек. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Сабыр кеше

Нәзек җеп тиз өзелә,
Калыны чыдый күпкә.
Сабырлык дигән сыйфат
Кешегә бирелмәгән тиккә.

Сабыр иткән кеше
Морадына җиткән диләр,
Ашыккан ашка пешкән,
Диеп тә өстиләр.

Ашыккан – кеше көлдергән,
Акрын бар – ерак китәрсең,
Халык мәкальләре фәһемле,
Дөрес куллана белсәң.

Сабыр тәүдә уйлый,
Аннары эш итә,
Хаталары да булмый,
Әйбәт нәтиҗә дә, кәеф тә.

Сабырлык төбе алтын,
Күләме түгел бәләкәч,
Сабырның күңеле тыныч,
Шуңа йөзе дә көләч.

Гузель Идрисова   19.05.2026 11:40     Заявить о нарушении