Яшел бишек. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226072201270
Түган ягым – яшел бишек,
Ә мин бәләкәч бала,
Минем өчен сандугач сайрый,
Җил искәндә бишек чайкала.
Түган якның җылы җиле
Сыйпап үтә битемнән,
Тәпи киткәч, йөгерәм
Яшел хәтфә үләннән.
Бер сары күбәләк җитез,
Мине тиз куып тотты,
Ах, кунды нәни учыма,
Ул да мине ошатты.
Мин матур кызчык,
Табигать мине ярата.
Алларыма гөлләр сибә,
Кояш юлны яктырта.
Соклануның чиге юк,
Матурлык һәр тарафында.
Әй, рәхәт иркәләнүе
Табигать кочагында.
Гузель Идрисова 22.07.2026 14:27 Заявить о нарушении