Урманга узебез хужа. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226073000940
Элек бүредән түгел,
Алпавыттан кеше күрккан.
Чөнки урман байлыгына
Алпавыт хуҗа булган.
Урманга барып керсәң,
Шунда ук куып чыгарган.
Хәтта бер җиләкне
Өзеп, кабарга ярамаган.
Рәхмәт туган илебезгә,
Хәзер күрмибез нужа,
Табигать байлыгына,
Шөкер, үзебез хуҗа.
Күп бездә урманнар,
Елга, күл, басулар,
Иркен сулап яшибез,
Бөтен хокукларыбыз бар.
Гузель Идрисова 30.07.2026 12:20 Заявить о нарушении