Гэллэр иле. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226080301273
Эх, дөнья ямьле,
Чәчәккә тулган җиһан.
Кеше яңа сортлар
Уйлап чыгара һаман.
Берсеннән берсе матур,
Көн дә күбәя чәчәкләр.
Яратып, һәммәсенә
Кушыла яңа исемнәр.
Нәфис гөлләргә тиң
Саф күңелле кешеләр.
Алар тирә – якны
Матурлаучы бизәкләр.
Ә кемдер вирус тудыра,
Галәмне юкка чыгарырга.
Эче тулы караңгылык,
Күңеле тар булганга.
Яхшылыклары белән
Кеше өләшә гүзәллек,
Җиһанны коткарып була,
Һәркем кылса изгелек.
Гузель Идрисова 03.08.2026 14:10 Заявить о нарушении