Яраткан эш. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226081001174
Үрмәкүч иртүк торган,
Янә челтәр бәйли.
Матур җырын көйләп,
Тырышып, тырышып эшли.
Эскиз яки схема
Кулланмый бер дә,
Үзе уйлап чыгара,
Нечкә зәвык һәр бизәгендә.
Көнен бушка уздырмый,
Яраткан шөгыль тапкан.
Һич арымаганына
Ул үзе дә аптыраган.
Сере аңлашыла инде,
Үз эшенә гашыйк икән,
Үрнәк аласы килә
Уңган үрмәкүчтән.
Яраткан эштә эшләсең,
Бер көн дә эшләмәссең,
Мәгънәсе бик тирән,
Бу фәлсәфи сүзләрнең.
Күңелгә якын һөнәр
Шатлык, энергия бирә.
Эшең, ялга әйләнеп,
Олы бәхет китерә.
Гузель Идрисова 10.08.2026 14:18 Заявить о нарушении