Тогрылык. татарские

(Бер дустымнын эйткэн сузлэре)
Ерак юллар хэрчак авыр була.
Руль тотарга калмый хэллэрен!
Барган жирдэн йоклап китмэс очен
Туктау кирэк табып эмэлен!
Чуен сыман инде аяк-куллар,
Куз кабагы - гуя кургашын,
Куллар - таккан аркан кебек кенэ
Эйтэсе юк бутэн-башкасын.
Юл буенда тктадым да шулай
Тэгэрмэчкэ арка терэдем.
Шул мизгелдэ йоклап олгергэнмен,
Авыр юлдан нык шул йодэдем!
Машиналар уткэндер бит яннан -
Хич булмады берэр туктаучы!
Ялгыш шунда улеп ятсан хаттэ
Туктамастыр хич бер юлаучы!
Биттэн кемдер ялап алды шунда
Кукрэгемэ аннан сырышты.
Инде тунып баран минем жанны
Сулышлары белэн жылытты.
Шыншый-шыншый борын тортеп мина
Нидер эйтэ - таныш тавышы!
Тик кыймылдар хэлем камаган шул,
Минем боздай тунып барышым.
"Тутык!" - дидем шунда танып алып
Бу эт минем якын танышым!
Боз-эжэлдэн мине саклар очен
Гуя Ходай бирде чарасын!
... Кабинада хэзер икэу бергэ
Бер телемле булеп икегэ
Озын юлны кыска итэбез без
Хэзер риза хет жир читенэ!
Э Тутыкны кочек чагында мин
Эшлэгэндэ елга ярында
Уткэн саен туктап сыйпый идем,
Ризык куеп хэрчак янына.
Коткэндер ул мине килер диеп
Тик юлларым башка якларга
Мине алып китте котмэгэндэ
Язмыш сукмагыннан атларга.
Еллар утеп, инде уссэ дэ ул
Онытмаган! Ничек сон тапкан?
Мине эзлэп чиксез юллар буйлап
Чарымнарны бэлки ул чапкан?
Кешелэрдэ андый тогролык юк...
Бу эт шулай жаным саклады!
Хэзер узем белэн алам юлга...
Мин дэ хэзер аны яклармын!


Рецензии