Жэй бизэге. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226090901140
Җәй бизәге – күбәләкләр,
Сокландыра төсләре,
Ак, сары, ал, зәңгәр,
Кызыл, бар яшелләре.
Кем, искиткеч матурлап,
Бизәгән бәләкәчләрне,
Кем ул нечкә зәвыклы,
Гел гаҗәпләндерә безне.
Табигать шулай тырыша,
Талантының чиге юк,
Ул – иң оста рәссамчы,
Аңа тиңнәр юк.
Гузель Идрисова 09.09.2026 14:26 Заявить о нарушении