Ирек. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226091000976
Күл өсте көзгедәй,
Иелсәң, яхшы күрсәтә,
Болытлар, чират торып,
Кыяфәтен судан күзәтә.
Ак болытлар агыла,
Гел каядыр ашыгалар.
Ә күл урынында кала,
Уратып алган ярлар.
Кошлар да рәхәтләнеп оча,
Читлек юк алар өчен.
Ирекле булу – зур бәхет,
Һәркем иректә яшәсен.
Гузель Идрисова 10.09.2026 12:55 Заявить о нарушении