Кар. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кар

Без бәләкәй чакта
Кар күп ява иде.
Атлап китеп булмый,
Пима карга бата иде.

Тегендә кар өелгән,
Монда таудай кар,
Җилдереп, алып төшә
Безне агач чаналар.

Агач өйләрдә күпләп
Кар катламы ята,
Тик тәрәзләр генә
Күзләрен ялтырата.

Кышлар суык булды,
Күрдек көчле буранны.
Әлдә трактор бар,
Чистарта иде юлны.

Көне буе саф һавада
Кар белән уйныйбыз,
Кар чокып, мич ясагач,
Ипи пешерергә куябыз.

Кардан савыт – саба,
Кардан төрле ризыклар,
Эх, бар иде күңелле,
Кызык вакытлар.

Әллә карлы кышлар,
Әллә балачак микән,
Шул чаклар сагындыра,
Бәхетле булганбыз икән.

Гузель Идрисова   11.09.2026 12:55     Заявить о нарушении