Урман тавыгы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226091100905
Урманда тавык яши,
Кыяфәте купшы,
Исеме – көртлек,
Үзенчәлекле тавышы.
Урман тавыгы өйрәнгән
Үзаллы яшәргә,
Монда хуҗабикә юк,
Алдына җим сибәргә.
Урманга аучы килсә,
Качып кала тавык.
Әйтерсең, җир йөзендә
Ул бөтенләй юк.
Бәлки, өй тавыгы да
Элек көртлек булгандыр.
Күпләр шулай үзгәрде,
Бер ул калмагандыр.
Гузель Идрисова 11.09.2026 12:57 Заявить о нарушении