Сабан тургае. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Сабан тургае

Басуда язгы чәчү бара,
Мөһим эшнең кызу мәле,
Май аеның һәр сәгате,
Һәр минуты кадерле.

Тракторчы, тигез итеп,
Буразналар сала, тырыша.
Каргалар бөҗәк чүпли,
Чәчүдә алар да катнаша.

Яңа сөргән җир исе -
Тәмле хушбуй сымак.
Үзе күпреп тора,
Мамыктай йомшак.

Бик матур җыр агыла,
Кем ул күктә талпына?
Бу бит сабан тургае,
Ул сайрый һәм шатлана.

Тургай тантана итә,
Бар да әйбәт, яхшы.
Чәчү тәмамланды,
Тиздән булыр уңышы.

Гузель Идрисова   12.09.2026 13:27     Заявить о нарушении