Балчыктан ипи. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Балчыктан ипи

Елга буенда күңелле,
Чыр – чу килә балалар,
Йөгереп килеп, суга
Ярдан сикерә малайлар.

Кемузардан ярышып,
Балыктай йөзәләр.
Шаярышып, кинәт кенә,
Кызларга су чәчрәтәләр.

Ә кызчыклар үзенә
Кызык эш тапкан.
Алар ипи пешерә
Кызыл балчыктан.

Балчыгы бигрәк яхшы,
Үзе йомшак, майлы,
Янәшәдә генә ята,
Кулланырга уңайлы.

Кызлар шундый инде ул,
Я, ипи пешерәләр.
Я, курчак тәрбиялиләр,
Үсеп җиткәч, алардан
Чыгар яхшы әниләр.

Гузель Идрисова   12.09.2026 13:29     Заявить о нарушении