Чишмэ суы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226091501173
Чишмәгә суга барам,
Көянтәгә чиләк асып,
Тугай буйлап атлыйм,
Ялан аяк басып.
Чишмәдән сулар алам,
Чиләкләрем мөлдерәмә,
Эх, чишмәнең суы чиста,
Егетләр ич үткәргән өмә.
Басмадан чыкканда,
Чиләкләрем чайкала,
Су ташып, үсә
Авылдагы һәр бала.
Әти – әни шатлана,
Чәйгә су кайтты,
Тәмле төче су
Өебезне балкытты.
Өстәлдә самавыр җырлый,
Мәтрүшкә исе чыккан.
Рәхәтләнеп, чәй эчәбез,
Гаиләм бергә җыелган.
Гузель Идрисова 15.09.2026 14:08 Заявить о нарушении