Малайлар уены. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226091501178
Сынган ботаклар җыеп,
Бүген шалаш ясадык,
Үәт, ичмасам, шәп уен,
Тирләп беттек, тырыштык.
Ниһаять, әзер булды
Безнең корылмабыз.
Бишлелек эшләгәнбез,
Сокланып торабыз.
Эченә кереп, утырдык,
Эх, шалашы да шалашы,
Әйе, урын тар гына,
Ә менә кәеф яхшы.
Гузель Идрисова 15.09.2026 14:10 Заявить о нарушении