Монсу торна. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226091601276
Зәңгәр күкне байкап,
Бүген бер торна
Көне буе очты, ахры
Саубуллаша тын гына.
Тагын көз җитте,
Янә көньякка китәргә,
Моңсуланырга сәбәп күп,
Очасы килми чит җиргә.
Сау бул, көмеш күл,
Сау булыгыз, болыннар,
Исән бул, туган ягым,
Сине онытмас торналар.
Гузель Идрисова 16.09.2026 14:50 Заявить о нарушении