Алтын кэз. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Алтын көз

Алтын көз диләр,
Чынлап та бит шулай,
Исеменә күрә җисеме,
Үзе матур, үзе бай.

Алтынсу төсләре
Иркәли күзләрне,
Ярабби, нинди гүзәллек,
Таң калдыра ич безне.

Серле сандыгыннан алып,
Буяулар сипкән.
Әкиәткә ишек ачык,
Көз – тылсымчы икән.

Алтын көз, алтын көз,
Кыска гына мизгел,
Сокландырырга өлгерә,
Эх, бәйрәм итә күңел.

Гузель Идрисова   17.09.2026 12:53     Заявить о нарушении