Мин сиреньга гашыйк. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226091801184
Елына бер тапкыр
Чәчәк ата сирень.
Үзенә гашыйк итә,
Сокланмый, кем түзсен.
Купшы сирень куагы
Утыра шыр чәчкәдә,
Чәчәк гомере кыска,
Бәйрәм итсен, әйдә.
Кая, карыйм әле,
Биш таҗлысы бармы икән,
Бар, хәтта күпләр,
Бәхет барыбызга да җитәр.
Һавада сирень исе,
Яз тантана итә.
Күңел язны сагынган,
Җырлата да биетә.
Ах, сирень, сирень,
Вальста әйләнәм.
Син дә ямьле язны
Яратасың, мин беләм.
Ах сирень, сирень,
Син бит мәхәббәт,
Синең белән янәшәдә
Басып торуы рәхәт.
Гузель Идрисова 18.09.2026 14:06 Заявить о нарушении