Зур проблема. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Зур проблема

Элек эсседә башка
Капларга әйбер булмаса,
Гәзиттән тиз генә
Ясый идек эшләпә.

Пилотка, бескозырка,
Сомбреро, панама.
Каян килгәндер осталык,
Беркем белми, сорама.

Көнбагыш теше, җиләк салып,
Кулёк тотып йөредек,
Кирәк чакта, аптырамый,
Гәзиткә әйбер төрдек.

Заманалар үзгәрде,
Хәзер пластик модада.
Сүз дә юк, уңайлы,
Матур эче дә, тышы да.

Магазин тулы азык,
Бар да пластик эчендә.
Бер кирәкмәгән чүпне
Ташыйбыз өйгә көн дә.

Яшәүне җиңеләйтте, тик
Проблемага әйләнде.
Коткарыгыз планетаны,
Чүп таудай өелде.

Гузель Идрисова   21.09.2026 14:10     Заявить о нарушении