Август жимеше. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226092201136
Муел өлгергән урманда,
Барып, күрдегез микән,
Ходай безгә күчтәнәчне
Ифрат күп әзерләгән.
Җимешенең күплеге -
Юк исәбе, саны,
Агач чак күтәреп тора
Бай, мул уңышны.
Кара эңҗе сымак,
Тәлгәшләре ялтырый,
Тизрәк тәмлисе килә,
Түзеп торып булмый.
Барлык тәмле исләрне
Үзенә җыеп алган,
Урман җиләге татлы,
Учыма җыеп салам.
Муел җимешкәйләре
Авызга кереп эрер,
Эх, сәхрәләрдә йөреп кайту,
Үзе бер гомер.
Гузель Идрисова 22.09.2026 13:58 Заявить о нарушении