Кинэш бирэм уземэ. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Киңәш бирәм үземә

Акыл, алтын сымак,
Бөртекләп җыела.
Нык теләсәң, тырышсаң,
Хәтта баеп була.

Бар яшьли генә
Аксакал булганнар,
Бар, картайгач та,
Бала акылында калганнар.

Акыл кибеттә сатылмый,
Югары булыр иде бәясе.
Җиһанда байлык күп,
Акыл – иң кадерлесе.

Тирән акыллы диләр,
Күңеле бай кешене.
Аз сөйлә, күбрәк тыңла,
Гел арттыр белемеңне.

Яхшы китаплар сайла,
Күп укы, эзлән.
Күргән – белгәннәреңә
Нәтиҗә ясарга өйрән.

Акыл иясе әйтсә,
Сүзе мәңге сакланыр,
Фәлсәфи мәгънәсен аңлап,
Һәркем аңа сокланыр.

Гузель Идрисова   28.09.2026 14:53   •   Заявить о нарушении