Уйларым аргамаклар. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226100101318
Җилнең уйлары тәртиптә түгел,
Бер болай, бер тегеләй исә.
Ышыкланып калып булмый,
Кинәт каршыга иссә.
Кеше уйлары да,
Йөгәнсез ат кебек.
Туктатып булмый, чаба,
Аларда иң зур тизлек.
Ә менә елга беркайчан да
Үзгәртми юнәлешен.
Акрын гына ага,
Кирегә бормый үзен.
Эх, минем уйларым,
Җитез аргамакларым,
Ягез әле, тынычланыгыз,
Сез ич минем дусларым.
Гузель Идрисова 01.10.2026 14:41 Заявить о нарушении