Кызлар язмышы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кызлар язмышы

Керләр чайкый кызлар
Саф елга суларында,
Эх, гашыйк булсаң,
Яшәүе рәхәт дөньяда.

Елга буенда күңелле,
Эх, яшьлек, яшьлек,
Тик мәхәббәт уйларда,
Булса иде мәңгелек.

Басмага утырып, кызлар
Су чәчрәтеп уйныйлар.
Кыз язмышы билгесез,
Йөрәге кемне сайлар.

Бөдрә талга кунган
Җырчы сандугачлар,
Матур кызларны күргәч,
Сайраудан туктаганнар.

Ә елга ага да ага,
Яхшы белә үз юлын.
Зур мәхәббәт очратып,
Кызлар бәхетле булсын.

Гузель Идрисова   02.10.2026 14:10   •   Заявить о нарушении