Энже. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226100601325
Зәңгәр күктәге йолдызлар,
Караңгы төшкәч, кабыналар.
Әлдә төн бар әле,
Күрергә мөмкинчелек бар.
Йолдызлар күп, сокланабыз,
Алар күңелле җемелдиләр.
Әкиәттә генә булган
Сихри мөгҗизә кебекләр.
Көндез йолдыз югала,
Әллә булган, әллә юк,
Әмма ышаныч югалмый,
Шикләнергә сәбәп юк.
Бала бәләкәй чакта
Гади генә күренә.
Ә эчендә энҗе ятканы
Азак кына беленә.
Нәкъ син шушы энҗене
Теләсәң, күрә аласың,
Мөһим сүзләреңне әйт,
Ике канат куярсың.
Бала, бер ачылып китсә,
Дөньяны таң калдырыр,
Йолдыздай балкып яшәр,
Аны үзенә ышандыр.
Гузель Идрисова 06.10.2026 15:21 Заявить о нарушении