Мэгжизэле дэнья. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226100701009
“Ни хәтле миңа ышансаң,
Шул хәтле үзеңә бирелер”,
Ходайның мәгънәле сүзләре
Һәркемгә дә билгеледер.
Ходай безнең өмет,
Әлбәттә, чиксез ышаныч,
Иң кирәк чакта коткаручы,
Ходай – зур таяныч.
Бармак яраланса, үзе төзәлә,
Бу бит син, Ходай,
Чәчәк алмага әйләнә,
Монысы да тик Ходай.
Алсу таң атканда,
Сабый дөньяга килә,
Искиткеч мөгҗизәнең серен
Ходай гына белә.
Кая карама мөгҗизә,
Синсез дөнья бармый,
Син сәләт бирмәсәң,
Хәтта сандугач сайрамый.
Ничек шулай өлгерәсең,
Син берәү, ә без күмәкбез,
Рәхмәт барсы өчен, Ходай,
Сөюеңне тоеп яшибез.
Гузель Идрисова 07.10.2026 11:51 Заявить о нарушении