Хэрбер кеше шэхес. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Һәрбер кеше шәхес

Кемдер ачыны ярата,
Кемгәдер төче ошый,
Кемдер акны сайлаганда,
Кемдер караны мактый.

Берәү барсына риза,
Берәү байлыкка туймый,
Берәү, кәефе булмаса,
Акны карадан аермый.

Без барыбыз да төрле,
Һәммәбездә төрле холык,
Кемнеңдер холыкына хәтта
Чак түзеп торырлык.

Үз фикереңне генә
Өстен куйма гел,
Тал чыбыгы сыгылмалы,
Син дә юл куя бел.

Яхшы як табарга тырыш
Ошамаган кешеңнән,
Җылы сүзләр бүләк ит,
Башлап җибәр үзеңнән.

Ходай безне аермый,
Ничек барбыз, шулай ярата.
Ходайдан үрнәк алсак,
Матурланыр тормыш та.

Гузель Идрисова   08.10.2026 16:19   •   Заявить о нарушении