Кэефен ничек, кэз? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226100901172
Соңгы яфрак, өзелеп,
Җиргә таба очты.
Әйе, көз тәмам,
Инде кыш якынлашты.
Сары келәмнән атлыйм,
Корыган яфрак шыштырдый,
Җәл, сәгать телләрен
Кирегә борып булмый.
Күктән тамчы тама,
Әллә яңгыр, әллә күз яше,
Көзнең кәефе юк,
Ул да хас кеше.
Һәр нәрсәнең була
Башы һәм азагы.
Өметеңне өзмә, көз,
Килерсең әле тагы.
Гузель Идрисова 09.10.2026 13:55 Заявить о нарушении