Парлы чиялэр. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Парлы чияләр

Һәркемнең пары бар,
Ходай шулай теләгән.
Кеше генә түгел,
Чиянең дә пары бар икән.

Парлы, парлы чияләр,
Тәлгәшләргә сокланам,
Буранлы ак кышларда
Чияле җәйне сагынам.

Язын бакчам ямьләнә,
Агач ап – ак чәчәктә,
Таҗ бураны очырткач,
Җимешләрен күрсәтә.

Чияләр кызарып пешә,
Эх, дөнья ямьле,
Без дә парлы булырбыз,
Өметне өзмик әле.

Гузель Идрисова   12.10.2026 12:48   •   Заявить о нарушении