Дуслар булса рэхэт. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226101301217
Чәчәкләр җыям болында,
Саф хисләр күңелемдә,
Берсеннән берсе матур,
Минем дус – ишләрем дә.
Чәчәк гөлләмәсе ясыйм,
Килә шатлык өләшәсе,
Кочакласам дусларымны,
Мин иң бәхетлесе.
Ромашкалар, миләүшәләр,
Кыңгырау чәчәкләре,
Миңа елмая дусларым,
Тормышым бизәкләре.
Чәчәкләр бүләк итәм,
Кадерле кешеләргә,
Дөнья шундый матур,
Яшәргә дә әле яшәргә.
Гузель Идрисова 13.10.2026 14:41 Заявить о нарушении