Егет кунеле. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Егет күңеле

Печән чабам урманда,
Чалгы ега үләнне,
Саф һава, җылы җил
Дәртләндерә йөрәкне.

Каен җиләге очраттым,
Учыма җыеп, каптым,
Уйларымда син генә,
Сагындым сине, җаным.

Җиләк кызарып пешкән,
Хуш искә тулган аклан,
Эх, күңелгә рәхәт,
Яшьлек тә, җиләк сыман.

Башка агач янында
Үсми бу җиләк,
Матурым, бердәнберем,
Миңа син генә кирәк.

Каен җиләге дә җиләк,
Җир җиләге дә җиләк,
Җиләкләр төрле була,
Синең кебекләр сирәк.

Урманнан кайтып киләм,
Ак ромашкалар өзәм,
Гашыйк булдым бер кызга,
Кичке очрашу көтәм.

Гузель Идрисова   02.11.2026 13:59   •   Заявить о нарушении