Мэхэббэт сере. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Мәхәббәт сере

Яңа яуган карга
Кемдер язып куйган:
“Мин сине яратам!”,
Димәк, гашыйк булган.

Һәркем, янәш үткәндә,
Укый да, нидер уйлап,
Авыз чите белән елмая,
Үз хәтирәләрен барлап.

Гади генә сүзләр,
Ә кәеф, никтер, күтәрелә,
Мәхәббәтнең сере шунда,
Ул шатландыра белә.

Янә кар явар,
Юкка чыгар сүзләр,
Иң мөһиме, йөрәктә
Сүнмәсен якты хисләр.

Язылсын матур сүзләр,
Күбәйсен гашыйк парлар.
Яшәү мәгънәсе сөюдә,
Кем ярата, шул аңлар.

Гузель Идрисова   03.11.2026 12:56   •   Заявить о нарушении