Яшьлек, матур гэл. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226110501023
Яшьлек бер матур гөл,
Чәчәк ата, бөреләнгәч,
Эх, рәхәт чаклар,
Сагындыра, үтеп киткәч.
Яшьлек һәркемгә бирелә,
Яшә, әйдә, шатланып.
Җырлыйсы, биисе килә,
Көзге каршына басып.
Сулышы якын гына
Мәхәббәт дигән хиснең,
Кинәт гашыйк итә дә,
Ташып чыга бәхетең.
Санап бетәрлек түгел
Зәңгәр күктәге йолдызны,
Гашыйк булган йөрәкләр дә
Балкыта бар җиһанны.
Яшьлек, гүзәл яшьлек,
Бер баскычы тормышның,
Иң шәп вакыт булганын
Азак кына аңлыйсың.
Яшь гомер бер генә,
Җәл, бик тиз үтә,
Яшьлек юкка чыкмый,
Ул яши йөрәктә.
Гузель Идрисова 05.11.2026 13:34 Заявить о нарушении