Тормыш арбасы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Тормыш арбасы

Авыр йөкле арбамны,
Тырышып, тырышып тартам.
Тартырмын да, этәрермен дә,
Әмма туктап калмам.

Кояш та гел елмаймый,
Төрле чаклар буладыр.
Арба да кинәт җиңеләя,
Көч килсә каяндыр.

Әлдә өмет яши күңелдә,
Ул һәрчак алга әйди.
Җиңел итеп кабул итсәң,
Авырлыкны сизмәссең, ди.

Җырлап, алга атлыйм,
Юлымда гөлләр очрый.
Канәгатьмен барсына,
Миңа тормыш ошый.

Гузель Идрисова   06.11.2026 11:12   •   Заявить о нарушении