Ак кара. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ак – кара

Кара карлыганым да бар,
Ак карлыганым да бар,
Тормыш та аклы – каралы,
Гүя серле зебралар.

Зебра үзенең кыяфәтенә
Зур ихтибар бирми.
Аның белән чагыштырганны
Ул бөтенләй белми.

Зебра бөген яши,
Уйлый белми киләчәкне,
Уйламагач, бар да әйбәт,
Бер ни төшерми кәефне.

Тормыш елмаеп тора да,
Арты белән борыла,
Гүя якты кояшны
Болыт каплап ала.

Ак артыннан караны
Көтеп, яшәмик, дуслар,
Алда безне көтә
Тик якты офыклар.

Тормышка үзебез хуҗа,
Матурлап, язырбыз язмышны,
Чокырны сикереп чыгарбыз,
Урап узарбыз тауны.

Гузель Идрисова   09.11.2026 14:44   •   Заявить о нарушении