Узен беренче елмай. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Үзең беренче елмай

Кеше гаепләргә яратабыз,
Теге тегенди, бу мондый,
Я холыкы, я сөйләшүе
Күңелгә ятмый, ошамый.

Файдасы юк, тырышма,
Төзәтергә башкаларны.
Үзең үзгәр, үзең яхшыр,
Ярдәмгә сүз кулыңны.

Тамчы тамып торса,
Тишә хәтта ташны.
Үзеңә әйләнеп кайтыр,
Өләш күпләп яхшылыкны.

Үзең ничек кешегә,
Кеше сиңа шулай,
Нәтиҗәсен күрерсең,
Үзең беренче елмай.

Ачык йөз, ягымлы сүз,
Я, әйт, ошамас кемгә,
Без бит кешеләр,
Дуслашып, яшик бергә.

Гузель Идрисова   12.11.2026 14:35   •   Заявить о нарушении