Тормыш бэйгесе. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №226111301126
Кеше язмышын кинога
Төшерсәң, сериал булырлык.
Безнең арада яшиләр,
Бу кешеләр сокланырлык.
Тормыш бәйгесе катмарлы,
Шартны кинәт үзгәртә.
Ярышны дәвам итәргәме, юкмы,
Кеше үзе хәл итә.
Әле кызу утка ташлый,
Әле сала бозлы суга,
Барыбер, кеше – җиңүче,
Рухы көчле булганга.
Күп тапкыр, нәзек җептәй,
Инде өзелдем дигәндә,
Тырнаклары белән эләгеп,
Исән кала бәйгедә.
Кеше көчле дә, көчсез дә,
Кайчак, югалып кала,
Ә яшәү теләге зур,
И, Ходай, ярдәм ит аңа.
Гузель Идрисова 13.11.2026 13:22 Заявить о нарушении