Таш йоретмэ йорэгендэ. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Таш йөретмә йөрәгеңдә

Гафу итәргә теләсәң,
Беркайчан да соң түгел,
Таш йөретмә йөрәгеңдә,
Җиңеллек тели күңел.

Йокың татлы булыр,
Елмаеп, уянырсың иртән.
Күңел тыныч булса,
Яшәүе рәхәт икән.

Тирән акыллы кеше
Ясый беренче адымны,
Син бит үзең гаепле дип,
Сөйләми юкны, барны.

Гомер – кыска мизгел,
Үтә дә китә тиз генә.
Үпкәләшмичә, яшик
Шатланып, көлеп кенә.

Гузель Идрисова   16.11.2026 13:52   •   Заявить о нарушении