Дамир и Кот

стихотворение в рецензии


Рецензии
Дамир инде буйга җитте
Быел укырга төште.
Яслегә йөрү михнәте,
Энекәшенә күчте.
“Укучы” дигән төшенчә,
Үтә җаваплы икән.
Ялкауларны, киреләрне,
Һичтә яратмый икән...
... Шулай уйлап утырганда,
Ул карады песигә:
“Нинди рәхәт аңа, - диде, -
Түлке йокы симертә.
Мәктәпкә дә барасы юк,
Шигырьләр да ятламый,
Бергә берне кушу түгел,
Мыегын да тарамый.
Тәмле-тәмле ризыкларны,
Ул бары тик үз итә.
Ике кешелек ашый,
Һәм туйганчы сөт эчә.
Миңа икеләтә читен:
Укы, ятла, мисал чиш,
Музыкага, хорга бар,
Өстәвенә – өй эше.
Ә песигә ни нәрсә?
Кадер-хөрммәттә яши.
Мырылдавын гына белә.
Башка бер сүз эндәшми”...
Песи шулчак күзен ачты,
Барлады тирә-юньне.
Туп-туры карап Дамирга
Көнләшүен белдерде:
“Кара нинди җитди, - диде, -
Миңа аның кебек булу,
Кереп чыкмый төшемә.
Мин дә горур булыр идем,
Мәктәпкә йөрсәм әгәр.
Парта артында утыру,
Килешер иде, мәгәр...”

Рамиль Сабирьянов   23.11.2026 19:59   •   Заявить о нарушении