Петух

стихотворение в рецензии


Рецензии
Әтәч кычкыра киртәдә,
“Кикрикүк!” тә “кикрикүк!”
“Минем тавыкларыма сез,
Тия күрмәгез берүк!”
Чынлап шундый “важныймы” ул,
Әллә коры куыкмы?
Туктале сынап карыйм,
Куркытып бер тавыкны.
Чәрелдәп чапты бичара
Көч-хәл белән әтәчкә.
Ә әтәче шул арада,
Килеп кунды җилкәгә.
Күлмәгемне башка каплыйм,
Китте елаш-кычкырыш.
Кемгәдер бу мәзәктер,
Тик миңа түгел кызык.
Әтәчнең җене купкан,
Юк уе тукталырга.
Аның саен мин сабыйдан,
Тырыша үч алырга.
Ярый әле дәү әнием
Өйдә булган бәхеткә.
“Сугыш чукмарыннан” мине
Аерып алды көчкә.
Әтәч янә кәпрәйде һәм
Менеп басты киртәгә.
Сөрәнли ул, канат кагып,
Инде ни хәл итәргә?
Менә шулай сынау тоттым
Әтәч урынына үзем.
Бүтән якын да бармыймын,
Әтәчтә ике күзем.

Рамиль Сабирьянов   23.11.2026 20:02   •   Заявить о нарушении