Шахматы

стихотворение в рецензии


Рецензии
Шахмат уены карауга,
Катлаулы түгел сымак.
Һәр фигура – урынында,
Йөре үлчәп җиде кат.
Төп кагыйдәсе алышның,
Үз-үзеңә таяну.
Аклары да, карасы да
Беркемне дә аямый.
Шахматның серләренә мин
Кечкенәдән өйрәндем.
Онытмыймын дәү әтине,
Кабат-кабат җиңгәнне.
Тик моңа ул кылтаймады,
Киресенчә – сөенде.
“Әфәрин дә әфәрин!”- дип,
Мине күкләргә чөйде.
Ә инде соңгы уенда,
Өч йөрештән “мат” алдым...
Иреннәремне турсайттым,
Мыш-мыш тарттым танавым...
Шулчак дәү әти әйтте:
- Спорт – тәвәккәл уен,
Җиңелә белү дә кирәк,
Ансыз дөньяда кыен.
Үсә төшкәч аңладым,
Асылын бу сүзләрнең.
Отылган булып юри ул,
Биргән тормыш дәресен.

Рамиль Сабирьянов   23.11.2026 20:05   •   Заявить о нарушении