Жду зимы

стихотворение в рецензии


Рецензии
Елның һәрбер фасылын
Көтеп алабыз теләп:
Көзен-кышын, кышын-язын,
Язын тизрәк җәй кирәк.
Ноябрьгә аяк бастык,
Күп тә калмады кышка.
Башта бары тик бер уй:
“Кайчан кыш килер тышта?”.
Бүген төнлә төш күрдем,
Имеш, чана шуамын.
Тау астына җитәрәк,
Көрткә кереп чумамын...
Азагы ничек беткәнен,
Белә алмый калдым шул.
Әни уятты йокымнан:
“Тор кышкай килә, улым!”
Тәрәзәгә күзем салдым,
Ябалаклап кар ява.
Күкрәгемдә ярсу йөрәк
Ашкына – дөп-дөп чаба.

Рамиль Сабирьянов   23.11.2026 20:07   •   Заявить о нарушении