Сабантуй

стихотворение в рецензии


Рецензии
Сайрый тургай, сайрый тургай
Язгы зәңгәр күкләрдә.
Чакырып гүзәл җәйләрне,
Ямь өстәп чәчүләргә.
Сабантуйлар җитәр тиздән,
Булганыбыз бар анда.
Мыҗ киләдер бөтен халык –
Дан алганнар сабанда.
Сабан туе – хезмәт туе,
Ул безгә күптән таныш.
Батырларны көрәш көтә,
Уеннар, атта чабыш.
Бәгъзеләре җырлый,бии,
Кемнәрдер чүлмәк вата.
Ә инде бала-чагалар
Кибет дип башын сата.
Сабан туйлар гөрләп үтә,
Ел да Кыйгы буенда.
Ә көзләрен эшләр кайный,
Чиксез ашлык кырында.

Рамиль Сабирьянов   23.11.2026 20:11   •   Заявить о нарушении