Ягоды

стихотворение в рецензии


Рецензии
Урман җиләге өлгергәч,
Урамнар бушап калды.
Олысы да, кечесе дә,
“Җиләкле” гә юл алды.
Аланнарда хайран калдык,
Һуш китмәле могҗиза!
Аяк басыр урын да юк,
Күпме кирәк – җый гына.
Җиләкчеләрнең куллары
Ут кебек уйнап тора.
Күз ачып-йомган арада,
Күнәкләрен тутыра.
Тик мин генә кечкенә,
Өзеп ашарга белмим.
Әни тирәсендә йөрим,
Чиләктән ары китмим.

Рамиль Сабирьянов   23.11.2026 20:13   •   Заявить о нарушении