Бабочки
Свидетельство о публикации №226112301948
Әйләнә күбәләкләр.
Нечкә канатчыкларында –
Аллы-гөлле бизәкләр.
Минем дә яңа күлмәкне
Күбәләкләр бизәгән.
Аларны чын дип уйлыйлар:
Һич китмиләр эргәмнән.
Берсе куна күлмәгемә,
Икенчесе – чәчемә.
Әнием әйтә шаяртып:
- Син ялгыш очып китмә.
Рамиль Сабирьянов 23.11.2026 21:28 Заявить о нарушении