Летнее утро. Стихи на татарском
Свидетельство о публикации №226112401174
Күргәнең бармы синең?
Тирә – якка хуш ис бөркеп,
Чәчәк атканын сирен?
Чык бөртекләре җемелди,
Иртәнге таң нурында.
Саф һавасы куәт өсти,
Яшенә һәм картына.
Иң беренче талтирәктә,
Уяна сандугачлар.
Һәр тарафка моң агыла,
Тыңлый елга, агачлар.
Кайдадыр чыбыркы шартлый,
Көтү куа малайлар.
Озата чыга мал-туарын,
Әбиләр һәм бабайлар.
Каенлыкта күкелдидер,
Ялгыз башлы бер күке.
Аңа кушыла әтәчләр,
Һәм кошларның көллесе.
Шулай туа җәйге иртә,
Яңа көн илгә бага.
Башка җирдә юктыр ул,
Бездәгедәй манзара.
Рамиль Сабирьянов 24.11.2026 13:34 Заявить о нарушении