Туфельки. Стихи на татарском

стихотворение в рецензии


Рецензии
Нәрсә булган Софияның,
Түфлиләренә бүген?
Уңы сулга, сулы уңга,
Караганнар ни күрәм.
Үпкәләшкәннәрме әллә,
Кем матурдан узышып.
Шуңа, ахры, бер-берсенә,
Утырганнар борылып.
Аптырашта калган тәти,
Төшенәлми һич кенә.
Ярдәм сорап тиз-тиз генә,
Килде ул әнисенә.
Алмаштырып кигән иде,
Түфлиләр дуслаштылар.
Елмаешып, шатланышып,
Йөзгә-йөз караштылар.

Рамиль Сабирьянов   24.11.2026 13:35   •   Заявить о нарушении