Колыбельная. Стихи на татарском
Свидетельство о публикации №226112401180
Нәни көтә бишектә.
Батырга да ял кирәк бит,
Я кер инде ишектән.
Бишек җыры йомшак кына
Басып үтте бүлмәгә.
Сабыйның күзләрен япты,
Теләп зур-зур үсәргә.
Якты йолдыздан яктырак,
Акыллы, зирәк булып,
Озын-озак яшәсен дип,
Иленә терәк булып.
Рамиль Сабирьянов 24.11.2026 13:37 Заявить о нарушении