Рецензия на «Чулпан на месте казни отца» (Салават Шамшутдинов)

Чулпан в Плётцензее перевод Альбины Ишмуртазиной

Кояш нуры тоткынлыктан очкынмас,
Дошман богауларыннан арынмас,
Яшел аланнарга очарга саташа,
Сулыш алалмыйча давыл ыңгыраша.
Диварлар куркыныч төштә өзелеп тетрәнә,
Канга баткан идәннәр һаман күзгә күренә...
Ыңгырашкан тавыш, ярсу, кычкырулар,
Өзелеп бүленгән төшләр һәм догалар
Мәңгелектә онытылып һич батарлар.
Ә хыянәт булмаганын Туган җирләр
Кайчан булса да барыбер ишетерләр!
Җаваплар булмас, күпме чакырма...
Явыз үлем җәзасы ур(ы)нына
Сөю хисе белән күң(е)лен тигән
Туган кызы баш ияргә килгән.
Дөм караңгы бетәр һәм яктырыр җиһан,
Әйтерсең иртәнге күктә йолдыз Чулпан!
Һәм гильотинадай кара төн эленгән,
Бер сугуы белән язмышлар өзелгән!
Ә яктырыр өчен туган Чулпан йолдыз,
Сүнмәс хәтирәләр: йолдыз һәм туган кыз!
Коръән тотып, исемен, догасын әйткән,
Үлем алдында үз кызын искә алган,
Бу дөньяда гомерлеккә ул атлаган!

Салават Шамшутдинов   22.02.2019 23:51     Заявить о нарушении

Перейти на страницу произведения
Перейти к списку рецензий на это произведение
Перейти к списку рецензий, полученных автором Салават Шамшутдинов
Перейти к списку рецензий, написанных автором Салават Шамшутдинов
Перейти к списку рецензий по разделу за 22.02.2019