Рецензия на «Семья - страна любви. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)
Гаилә – мәхәббәт иле Дөньяда илләр күп, Дәүләтнең бар зуры, кечесе. Яшиләр, булдыра алганча, Һәммәсенең - үз кагыйдәсе. Ә мәхәббәт иле бармы икән, Әгәр булса, ул кайда? Биек таулар артындамы, Бәлки, ялгыз утрауда? Мәхәббәт иле, әлбиттә, Чәчәк сымак матурдыр, Кешеләрнең шат йөзендә Кояш нуры балкыйдыр. Мәхәббәт иле – гаилә ич, Үзе бер кечкенә дәүләт. Менә кайда күңел җылысы, Бәхет, шатлык, ләззәт! Бу илдә тынычлык, Хәлләр яхшы, шәп. Әти – әни, балалар Тату яшиләр бергәләп. Бер бөтенгә әйләнгән Ике ярты кушылып. Балалар дөньяга килгән, Сөю җимеше булып. Буыннан буынга күчкән Тәрбияләү нечкәлеге. Ихтирам итергә кирәк Кадерле әти – әнине. Әйбәт, яратуны һәр бала Гел тоеп үссә. Сөю артык булмый, Күңелсез хәл – җитешмәсә. Безнең туган илебез Гаилә дәүләтләреннән тора. Бәләкәй генә булсалар да, Алар илне ныгыта. Акыллы гаиләләр Ватанга Ышанычлы терәк булсалар, Бөек Россия белән горурланырбыз, Әйдәгез, тырышыйк, дуслар! Гузель Идрисова 01.04.2024 11:24 Заявить о нарушении
Перейти на страницу произведения |