Гузель Идрисова - полученные рецензии

Рецензия на «Нежный взгляд. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)

Назлы караш

Алтын балдак буләк иттең
Дулкынланып, туй көнендә.
Пар күгәрчен очырттык,
Шатлык безнең күңелдә.

Күгәрченнәр бергә оча,
Алар да бәхетле бүген.
Сәбәбе билдәле инде,
Яраталар бер берсен.

Туй күлмәгендәге кыз
Ак болытка охшый,
Фәрештәне хәтерләтә,
Канаты гына булмый.

Күңелле музыка яңгырый,
Икәү әйләнәбез вальста,
Карашың шундый назлы,
Мин елмаям сиңа.

Кабатланмас минутлар,
Матур мизгел бигрәк.
Хисләрне сүндерә күрмә,
Саклап яшә, йөрәк.

Гузель Идрисова   08.04.2024 11:29     Заявить о нарушении
Рецензия на «Скворцы прилетели. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)

Сыерчыклар кайтты

Тәрәздән язны күзәтәм –
Күтәрә белә кәефне.
Сыерчыгым кайткан бит,
Саумы, кошчыгым, исәнме!

Әй, моңлы сайрый инде,
Илен өзелеп сагынган.
Яхшы җирләрдә булса да,
Туган ягына кире кайткан.

Сокланам канатлы дуска,
Кошлар да, хас кешеләр.
Аларның да йөрәге саф,
Ярата да, сагына да беләләр.

Күңеле булганча җырлагач,
Ашыкты киң басуга.
Эше күп бит аның,
Яратмый тик утырырга.

Зарарлы бөҗәкләр чүпләп,
Дөньяга файда китерә.
Кошлар да, хас кешеләр,
Үз вазифасын яхшы белә.

Охшаган парын сайлап,
Онытмый гаилә корырга да.
Нәни балалары туа,
Хас кешеләр, кошлар да.

Баланы туйдырырга, үстерергә,
Аннары очарга өйрәтергә.
Кошлар да, хас кешеләр,
Омтылалар дөрес яшәргә.

Яз килгән саен
Тәрәз алдым җанлана.
Тормыш гөрләп тора,
Мин ясаган ояда.

Кошлар да , хас кешеләр,
Кем кемнән аладыр үрнәкне.
Әмма, безне берләштерә –
Яшәргә тырышу теләге.

Табигать уянганда,
Язны ямьли сыерчыклар.
Сагынып, көтеп алабыз,
Алар – иң кадерле кунаклар.

Гузель Идрисова   04.04.2024 11:44     Заявить о нарушении
Рецензия на «Семья - страна любви. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)

Гаилә – мәхәббәт иле

Дөньяда илләр күп,
Дәүләтнең бар зуры, кечесе.
Яшиләр, булдыра алганча,
Һәммәсенең - үз кагыйдәсе.

Ә мәхәббәт иле бармы икән,
Әгәр булса, ул кайда?
Биек таулар артындамы,
Бәлки, ялгыз утрауда?

Мәхәббәт иле, әлбиттә,
Чәчәк сымак матурдыр,
Кешеләрнең шат йөзендә
Кояш нуры балкыйдыр.

Мәхәббәт иле – гаилә ич,
Үзе бер кечкенә дәүләт.
Менә кайда күңел җылысы,
Бәхет, шатлык, ләззәт!

Бу илдә тынычлык,
Хәлләр яхшы, шәп.
Әти – әни, балалар
Тату яшиләр бергәләп.

Бер бөтенгә әйләнгән
Ике ярты кушылып.
Балалар дөньяга килгән,
Сөю җимеше булып.

Буыннан буынга күчкән
Тәрбияләү нечкәлеге.
Ихтирам итергә кирәк
Кадерле әти – әнине.

Әйбәт, яратуны һәр бала
Гел тоеп үссә.
Сөю артык булмый,
Күңелсез хәл – җитешмәсә.

Безнең туган илебез
Гаилә дәүләтләреннән тора.
Бәләкәй генә булсалар да,
Алар илне ныгыта.

Акыллы гаиләләр Ватанга
Ышанычлы терәк булсалар,
Бөек Россия белән горурланырбыз,
Әйдәгез, тырышыйк, дуслар!

Гузель Идрисова   01.04.2024 11:24     Заявить о нарушении
Рецензия на «Родная земля. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)

Туган җирем

Әгәр кайтсам авылыма,
Менәр идем тауга,
Уч төбендәге авылны
Алыр идем кочагыма.

Югарыдан яхшы күренә,
Авылым гаҗәп матур.
Өйләре курчак кебек,
Гөлләреннән сибелә нур.

Әгәр кайтсам авылыма,
Йөгерер идем каенлыкка.
Каен җиләкләре өзеп,
Салыр идем учыма.

Җанга ләззәт алып,
Акланда йөрер идем.
Җырның иң моңлысын сайлап,
Озын көй сузыр идем.

Сокланып, алтын башакка,
Барыр идем басу буйлап.
Атлар идем болыннан,
Чәчәк җыеп бер кочак.

Сусап, тәмам арыгач,
Чишмә суын тәмләр идем.
Көмеш тамчы чәчрәтеп,
Битемне юар идем.

Әгәр кайтсам авылыма,
Төшәр идем елга буена.
Төнбоекларга карап,
Утырыр идем тын гына.

Таллардан тамчы тама,
Дулкын уйный суда.
Сандугач җырлап җибәрә,
Эх, менә рәхәтлек кайда.

Тугайда атлар йөри,
Колынкайлары янәшәдә.
Һава саф, күк аяз,
Тынлык авыл җирендә.

Бала сымак иркәләнәм,
Җил чәчемнән сыйпаганда.
Туган ягым җилләре
Җылы да, назлы да.

Күрер идем авылдашларны,
Чыгып кичке уенга.
Бәхет өчен күп кирәкми –
Шатланыр идек барыбыз да.

Печәнлектә сузылып ятып.
Татлы йокыга талгач,
Таң белән уятыр иде,
Сакта торган әтәч.

Уф, сагындым авылымны,
Ничек түзеп торырга?
Коштай очып кайтыр идем,
Әгәр канатларым булса!

Гузель Идрисова   01.04.2024 11:21     Заявить о нарушении
Рецензия на «Деревенька моя. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)

Авылкаем

Без бит авыл балалары,
Беләбез аның кадерен.
Үстек саф һавасын сулап,
Тоеп назлы кочагын.

Яшел болында, тугайда
Эзебез уелып калган.
Ялан - аяк күп йөредек –
Сәламәтлек яхшырган.

Һәрбер үләне таныш,
Агачлары илһам бирә.
Кыр чәчкәләре гүзәл,
Әрем исе дә якын күңелгә.

Киң елга ямьли авылны,
Чишмәсе чылтырап ага.
Бизәкле көянтә асып,
Сылу кызлар суга бара.

Чиләкләре мөлдерәмә тулы,
Сокландыра зифа буйлары.
Бөдрә талларга кунып,
Сайрый сандугачлары.

Кочаклап, яратуы рәхәт,
Кош – кортны, мал – туарны.
Барсы сине тыңлап тора,
Сөйләш, серләш туйганчы.

Печән чапкан вакыт
Үзе бер зур вакыйга.
Эшне бәйрәмгә әйләндерә –
Авыл кешесе уңган була.

Һәр өйнең бар эскәмиясе,
Ул серләрне күп белә.
Күпме гашыйклар, утырып,
Бәхетле минутлар кичерә.

Авылдаш очрап, елмая,
Урам буйлап үткәндә.
Исәнлек – саулык сорашу –
Матур гадәт, кагыйдә.

Тырыш, таныклы шәхес
Авылдан үсеп чыга.
Авыл кешене көчле итә,
Тәрбияли, чыныктыра.

Авылның да туган көне
Була елына бер генә.
Зур тантана үткәреп,
Рәхмәт әйтик үзенә.

Авылын сагынып яши
Күпләр ерак җирләрдә.
Бер кайтыйк әле, авылга,
Җырлашып утырыйк бергә.

Гузель Идрисова   20.03.2024 12:14     Заявить о нарушении
Рецензия на «Благодарю тебя, Всевышний! Стихи на татарском язык» (Гузель Идрисова)

Рәхмәт, Ходай!

Әлдә син бар, Ходай,
Әлдә син бар!
Син булганга өметле
Безнең алсу таңнар.

Әлдә син бар, Ходай,
Әлдә син бар.
Җайлап, артта кала
Үзәккә үткән авыр чаклар.

Әлдә син бар әле,
Әлдә син бар, Хода!
Синнән өйрәнәм яшәргә,
Чыдам, сабыр булырга.

Әлдә син бар әле,
Әлдә син бар, Хода!
Мәрхәмәтлегең чиксез –
Ярдәмең килеп тора.

Әлдә син бар, Ходай!
Күңелгә тула шатлык.
Канат куеп, очыртасың,
Төш түгел, бу – чынбарлык.

Әлдә син бар әле, Ходай!
Җитди күзәтәсең күктән.
Эх, матур итеп яшәсәк,
Елмаер идең сөенечтән.

Әлдә син бар, Ходай,
Беләм, яратасың безне.
Бәхетле иткәнең өчен,
Яудырабыз сиңа рәхмәтне!

Гузель Идрисова   11.03.2024 13:00     Заявить о нарушении
Рецензия на «Чудесная молодость. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)

Матур яшьлек

Кыңгырау чәчкәсе җыеп,
Бүләк итте сөйгәнем.
Күзләре зәңгәр икән,
Караш очрашкач, белдем.

Кыңгырау тавышыдай серле
Яратам, дип дәшүе.
Дөньядагы иң матур сүз,
Әй, рәхәт ишетүе.

Сокландыра нәфис чәчкәләр,
Уф, башны әйләндерә исе.
Чәчкәдәй, кинәт шиңмәсен
Саф мәхәббәтнең хисе.

Аклан тулган чәчкәгә,
Җилдән бал исе килә.
Яшьлегем – матур чәчкә,
Күңел күбәләктәй җилпенә.

Яшьлек – бер мизгел генә,
Ах, ничек тиз үтә!
Яшьнәп, күкрәп яшәргә
Өлгерергә кирәк кешегә.

Сагынып искә алырга,
Якты хәтирәләр калсын.
Яшьлеккә кайтып килергә,
Төшләр күрергә язсын.

Яшьлегем, тукта, ашыкма,
Өлгерерсең әле китергә.
Шатланып яшисе килә,
Күрәсеңме, күңелле безгә?

Гузель Идрисова   06.03.2024 11:51     Заявить о нарушении
Рецензия на «Рябинушка - красавица. Стихи на татарском языке» (Гузель Идрисова)

Миләшкәем

Миләшкәй, кызыл миләш,
Үсә тәрәзәм каршында.
Миләштәй яшь чакларым
Калдылар әллә кайда.

Ак чәчәккә күмелә,
Җылы язлар килгәч.
Туй күлмәге кигәнем
Искә төшә, аны күргәч.

Җимеше тәлгәш – тәлгәш,
Кояш нурында җемелди.
Матурлыгы сокландыра,
Салкын кышымны ямьли.

Җәен, иртә таңда,
Бер сандугач уята.
Бигрәк моңлы сайрый,
Миләшне ул да ярата.

Җиләге татлы булмаса да,
Шатлык өләшә күпләргә.
Миләшне сагынып кайтам,
Китсәм ерак җирләргә.

Гузель Идрисова   05.03.2024 11:30     Заявить о нарушении
Рецензия на «Благородный Олень» (Гузель Идрисова)

Чудесная сказка. Прочёл с удовольствием.

Юрий Николаевич Горбачев 2   22.02.2024 08:45     Заявить о нарушении
Благодарю за высокую оценку!

Гузель Идрисова   22.02.2024 11:54   Заявить о нарушении
Рецензия на «В чьих руках счастье? Стихи о семье на татарском я» (Гузель Идрисова)

Бәхет кем кулында?

Эх, рәхәт, күңелле атлап,
Урам буйлап барганда.
Як – якта әти – әни,
Ә бала нәкъ уртада.

Бер кул әти кулында,
Әни кулында икенчесе.
Бала бәхетле елмая –
Тату аның гаиләсе.

Көчле куллар күтәреп,
Һавада очыртып ала.
Бала, шаркылдап, көлә,
Аңа кушыла ата – ана.

Әти – ышанычлы терәк,
Әни – назлы йөрәк.
Гомер юлы үткәндә
Алар нык кирәк.

Ә әти – әнинең киләчәге
Газиз бала кулында.
Картлык бәхетле булыр –
Утыртсалар өйнең түрендә.

Әгәр аласың килсә,
Башта бирергә кирәк.
Акыл иясенең сүзләре
Тирән мәгънәле бигрәк.

Гузель Идрисова   30.01.2024 11:28     Заявить о нарушении